2016 елның 19 нчы февралендә Ватанны саклаучылар Көне бәйрәм итүе алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән Түбән Камалыларга, гореф-гадәткә әйләнеп барган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантанага яшүсмерләрнең туганнары һәм якыннары килде, шәһәребезнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә ГХАТ Идарәсе белгечләре, үз чиратында, паспортның килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр һәм бераз мавыктыргыч викторина да үткәрделәр.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина егетләрне һәм кызларны тормышларында иң истәлекле вакыйгалары белән котлады һәм бөек илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм моның белән горурланырга, гореф-гадәтләрне саклау теләген җиткерде. Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре Рәсәй Федерациясе Бүлеге Федераль Миграция Хезмәте Идарәсенең башлыгы урынбасары Людмила Балашова көчле алкышлар астында балаларга беренче паспортларын тапшырды.