2016 елның 18 февральдә Ватанны саклаучылар Көне бәйрәме үңаеннан никахлашу Сараенда исем кушу тантанасы узды. Илнур һәм Лилия Гильфановлар гаиләсендә малай туды, аның әти-әнисе аңа матур көнчыгыш исеме – "Сәед" исемен биргәннәр. Гарәп теленнән ул, "бәхетле" дигәнне аңлата.
Алабуга ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды белән берлектә 9 гаиләгә ана капиталын алуга таныклык тапшырдылар. Аны тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырдылар.
18 февраль көнне шәһәр администрациясе бинасында Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый советының “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү. Районда экстремизм һәм терроризмны профилактикалау” мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 455 сабый теркәлде: 217 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала 780, ә иң зуры – 5120 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Мәхәббәт темасы бүгенге көндә дә мәңгелек темаларның берсе булып кала бирә. Аның турында күпме шигырьләр, җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Ә инде чын мәхәббәт турында без күбрәк шул әсәрләрдән укып беләбез.
"Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумында катнашырга тәкъдим итәбез. Заявкаларны http://forumtatarstan.ru сайтында бирергә була.
2016 нчы елның 18 нче февралендә Сарман районы Сарман авылында яшәүче Мөхәммәтдинова Зәйнәп Мөхәммәтдин кызына 90 яшь тулды. Зәйнәп апа Азалак авылында туган. Биш бала үстергән. "1 Май" күмәк хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Зәйнәп апа - тыл хезмәткәре һәм хезмәт ветераны. Бугенге көндә 7 оныгы һәм 11 оныкчыгы шатлыклары белән яши.
Ул куп балалы ана исемендәге медальгә лаеклы булган. Анна Ишпай кызын тәбрикләр өчен Әгерҗе районыннан Нурисламов Р.Т., Кулегаш авыл җирлеге башлыгы Васильев Ю.Н., һәм Субаева С.А. килделәр.
Күптән килгән традицияләр буенча, Буа ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укычылары белән очрашу-әңгәмә булды. Алар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әңгәмә ахырында ГХАТ бүлеге урынбасары Эльвира Радик кызы Шагалиева, укучыларга истә калырлык китап өләште һәм алдагы көннәрдә икенче өлешләрен эзләгәндә уңышлар теләде.
Баулы ГХАТ бүлегендә “Электрон Татарстан” инфоматы урнаштырылды. Халыкка электрон хезмәт күрсәтү өчен бөтен шартлар да тудырылды.