Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәре муниципаль район иҗтимагый советы утырышында

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

18 февраль көнне шәһәр администрациясе бинасында Бөгелмә муниципаль районы иҗтимагый советының “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү. Районда экстремизм һәм терроризмны профилактикалау” мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.

Җыелыш барышында ГХАТ бүлегенең баш белгече Эльмира Манасыпова 2015 елда теркәлгән һәм аерылган парлар статистикасы турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук Бөгелмә районы һәм шәһәрендә ике милләттән, бер милләттән булган никахлар һәм аерылулар, никахлашучы һәм аерылышучы парларның яшь категорияләре бәйләнеше турында да чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International