ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Утырышта районның 2015 елда социаль-экономик яктан үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары турында сүз алып барылды.Сессиядә ТР Президенты Рөстәм Миннеханов башлыгында килгән делегация, район башлыгы Анатолий Иванов, Совет аппараты һәм шәһәр Исполкомының җаваплы җитәкчеләре, һ.б. катнаштылар


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хәкимова Фатыйма Шаһиәхмәт  кызына 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Лаеклы ялга чыкканчы ул колхозда эшләгән. Хәкимова Фатыйма 3 бала үстергән. Хәзерге көндә  оныклар һәм  оныкчыклар үстерүдә катнаша.  Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Фатыйма Хәкимованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмгә 18 пар чакырылган иде. Бу көнне Мендельсон маршы 50 һәм 60 ел элек кызыл туйларын бәйрәм иткән парлар өчен тагын бер тапкыр яңгырады. Алтын һәм бриллиант туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

    2016 нче елның 17 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 3 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер–беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге башлыгы  Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.

Бу кичә җылы әңгәмә рәвешендә үтте. Гимаева Лена гаиләдәге конфликтлы ситуацияләрне уңай хәл итү, гаиләдә ир-ат һәм хатын-кызның үз ролләре турында сөйләде. «Гармония» исемле психолого-педагогик хезмәте психологы Закирова Динара  да катнашты.

 

                Менә нинди бит ул безнең хатын-кызлар! Кайсы эшкә тотынсалар шуны гөл итәрлек уңгалыкка да, тормыш сынауларына бирешмәс рухи батырлыкка да, дөнҗяны ямҗләндерүче эчке һәм тышкы матурлыкка да ия алар.

                “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгенең Әлки районы турын тамаша кылганда да анда катнашучы ханым һәм туташларга ихластан сокланып, алар белән горурланып утырдык.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 16 нчы февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратьма авылның күп балалы әни булган Зөлфия Мухаметшинага «Ана даны – Материнская слава»  медале тапшырды.

Зөлфия һәм Ринат Мухаметшиннар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысы да алар балалар бакчасына йөри һәм мәктәптә укыйлар. Мухаметшиннар гаиләсе авылдашлар өчен эшчән, нык һәм тату үрнәк гаилә.  Кешегә карата игелеклелек, балаларның белеме һәм сәламәтлеге турында кайгырту – Мухаметшиннар гайләсенең бәхет ачкычы.

Кем өчендер 2016 елның 16 феврале – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген безнең Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә ике гаилә хасил булды: Ришад&Майя һәм Алексей&Ирина үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.

2016 елның 16 февралендә район башкарма комитетының никахлар теркәү залында, тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне  Чирмешән районындагы 15 гаилә сертификатка ия булды. Ана капиталына сертификатларны  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова тапшырды. Миләүшә Батыршина  барлык әниләрне сабыйлары туу белән тәбрик итте һәм район үсешенә генә түгел, республика үсешенә дә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Очрашу яңа форматта узды. Булачак парлар  психолог ярдәме белән  гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы  мәсъәләләргә генә түгел, ә юрист һәм торак сәясәте белгеченнән дә консультация алдылар. Очрашуда ЗАГС идарәсенә гариза биргән һәм бик тиздән гаилә корачак яшь парлар катнашты. Нәкъ менә бу чорда булачак парларга гаилә,  ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында аңлату, аларны конструктив аралашу төзергә өйрәтү мөһим.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International