Түбән Кама муниципаль районының күп балалы әнигә «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырдылар

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

2016 нчы елның 16 нчы февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратьма авылның күп балалы әни булган Зөлфия Мухаметшинага «Ана даны – Материнская слава»  медале тапшырды.

Зөлфия һәм Ринат Мухаметшиннар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барысы да алар балалар бакчасына йөри һәм мәктәптә укыйлар. Мухаметшиннар гаиләсе авылдашлар өчен эшчән, нык һәм тату үрнәк гаилә.  Кешегә карата игелеклелек, балаларның белеме һәм сәламәтлеге турында кайгырту – Мухаметшиннар гайләсенең бәхет ачкычы.

«Ана даны – Материнская слава» медале – яшь буынны тәрбияләүдә иң мөһим өлеше булып тора. Күп балалы әниләрнең балаларны тәрбияләүдә һәм Татарстан Республикасында аналарның  социаль статусын арттыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International