16 февральдә "Казан" гаилә Үзәгендә очрашу үтте

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Очрашу яңа форматта узды. Булачак парлар  психолог ярдәме белән  гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы  мәсъәләләргә генә түгел, ә юрист һәм торак сәясәте белгеченнән дә консультация алдылар. Очрашуда ЗАГС идарәсенә гариза биргән һәм бик тиздән гаилә корачак яшь парлар катнашты. Нәкъ менә бу чорда булачак парларга гаилә,  ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында аңлату, аларны конструктив аралашу төзергә өйрәтү мөһим.
        Психолог яшьләргә, алар бер-берсен аңлап, ышаныч белән яшәсәләр генә  чын бәхет  төзеп булачагын аңлатты.
        Дәресләр булачак яшь парларга  гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында белемнәрен арттырырга,  тормыш корып яши башларга ярдәм итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International