Хәзер өйләнешәсе яшь парлар, кемнәрнең мөмкинлекләре юк, Мамадыш районында туып, башка шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен, командировкада йөрүчеләр өчен “Идентификация һәм Авторизация бердәм системасы”(ЕСИА) аша гына гариза биреп электрон кулларын куеп була.
10:00 нан 19:00 кадәр кияү һәм кәләшләр бушлай туй товарлары һәм хезмәт күрсәтү буенча зур экспозиция белән таныша алалар. Яшьләр туйларны оештыру белгечләренә сорау бирә һәм җавап ала алалар. Туйга чакыруларны әзерләү буенча мастер-класс, стилистларның туй образын тудыру буенча семинар, флорист һәм фотографларның практик занятияләре була. Бу көнгә шоу-программа да әзерләнгән: популяр музыкаль группа, шоу-балет була.
Ул Казан ипподромында кияүгә чыгарга тәгъдим итү турында фотосы белән @mrs______s булды. Без бу парга туйга әзерләнү буенча Шатлыклы мәшәкатьләр телибез һәм love story фотосессиясен туй фотографияләре студиясе белән бүләк итәбез.
Бәйрәм оешкан һәм үзенчәлекле булып үтте. Конкурста катнаштылар Ахмадуллинар, Задовский, Галәутдиновлар, Газизовлар һәм Бадаев-Бухутиннар гаиләләре. Алар турында күп нәрсә ачыкланды.
«2016 нчы елның Туй сезоны ачылуына» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Мәхәббәт бизәге» дип исемләнгән уникаль туй күлмәкләре күргәзмәзәсе ачылды. ГХАТ Идарәсе белгечләре күргәзмә өчен
мондый исемне юкка гына сайламадылар, бисер, ташлар, стразалар һәм чәчәкләр белән бизәлгән күлмәкләр белән беррәттән, Түбән Кама кәләшләре арасында популяр булган зиннәтле челтәрле һәм бәби итәкле күлмәкләр дә күрсәтелгән иде.
Мәрьям әбине хөрмәт итеп районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фәридә Мәүлетхан кызы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улы өенә барып аны зур юбилее белән тәбрикләп кайттылар.
2016 елның 16 февралендә Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль район Советының III чакырылыш VII сессиясе узды.
8-12 февраленда 11 баланың атасын яздыру һәм 42 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.
Ике күп функцияле үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.
15 февраль көнне Ютазы районы башлыгы оператив утырышта бәйрәм төсендә район ГХАТ бүлегенең баш хезмәткәре Фаздуллина Гөлназ Мөнир кызына, Ютазы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Вафауллина Розалия Роберт кызына һәм Димтамак авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Кашапова Рәмилә Закирҗан кызына Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Баулыда сугыш ветераны Гыймазетдин Ямалетдинов 90 яшен билгеләп үтте.
– Мин озын гомерле булдым, – ди ветеран. – Мине 1944нче ел башында Кызыл Армия сафларына алдылар. Район үзәгендә бер-ике ай уку курслары үткәрделәр, аннан соң Белоруссиягә 296нчы һава десанты полкына җибәрделәр. Могилёв дигән шәһәрдә алты ай хезмәтем үтте. Аннары Венгриядә сугыш кырларының иң кайнар нокталарына эләгергә туры килде. Без Чехословакиягә барып җиткәндә сугыш бетте.