«2016 нчы елның Туй сезоны ачылуына» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Мәхәббәт бизәге» дип исемләнгән уникаль туй күлмәкләре күргәзмәзәсе ачылды. ГХАТ Идарәсе белгечләре күргәзмә өчен
мондый исемне юкка гына сайламадылар, бисер, ташлар, стразалар һәм чәчәкләр белән бизәлгән күлмәкләр белән беррәттән, Түбән Кама кәләшләре арасында популяр булган зиннәтле челтәрле һәм бәби итәкле күлмәкләр дә күрсәтелгән иде.
Кунаклар өчен кече залда махсус билгеләнгән булган тематик зонада эксклюзив фотосъемкага төшү, туй күргәзмәсенә яхшы өстәмәлек булды.
Булачак яшь парларның кәләш һәм кияү кебек киендерелгән искиткеч аюлар, декоратив кулчатырлар белән фото төшергә мөмкинлекләре булды.
Әлеге «Мәхәббәт бизәге» күргәзмәсендә булачак кәләшләр туй образын булдыруда яңа тенденцияләр белән таныштылар һәм шулай ук, яңа, яхшы һәм күтәренке, бәйрәм кәефендә булдылар.