10:00 нан 19:00 кадәр кияү һәм кәләшләр бушлай туй товарлары һәм хезмәт күрсәтү буенча зур экспозиция белән таныша алалар. Яшьләр туйларны оештыру белгечләренә сорау бирә һәм җавап ала алалар. Туйга чакыруларны әзерләү буенча мастер-класс, стилистларның туй образын тудыру буенча семинар, флорист һәм фотографларның практик занятияләре була. Бу көнгә шоу-программа да әзерләнгән: популяр музыкаль группа, шоу-балет була.
WEDDING EXPO KAZAN 2016 Казан ГХАТ идарәсе ярдәме белә үткәрелә. Бу көнне Казан ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренә дә сораулар бирергә һәм җавап алырга була. Психолог гаилә тормышының нечкәлекләре турында, юрист гаилә турында законнар белән таныштырырлар. Күргәзмәдә катнашучылар өчен призлар уйнату да каралган. Керү бушлай.