Мөслим районы Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

2016 елның 16 февралендә Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим муниципаль район Советының III чакырылыш VII сессиясе узды.

Сессия эшендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин катнашты.

Сессияне Мөслим муниципаль районы Башлыгы, район Советы рәисе Рамил Муллин алып барды.

Мөслим муниципаль районы Иске Карамалы авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Әһлиева Илсөяр Мөдәрис кызы җирле үзидарә үсешенә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International