14 февраль көнне күпчелек илләрдә Изге Валентин, яисә Гашыйклар көне билгеләп үтелә. Әлмәт шәһәрендә Нефтяниклар мәйданында барлык гашыйкларга багышланган кызыклы һәм күңелле чара үткәрелде. Районда яшәүче татар, рус, чуваш, мордва, керәшен милләтләре үзләренең туй йолаларын күрсәттеләр.
Ветеранның матрос киемен күп санлы орден-медальләр бизи. Тыныч тормышта ул гаиләсен, балалар, оныкларын өзелеп яратучы кеше.
Юбилее белән аны район башлыгы Г.Е. Емельянов, якыннары котлады.
Ана теле көне алдыннан Баулы ГХАТ бүленегең элеке җитәкчесе, әлеге көндә музей хезмәткәре Р.М.Шафикова 4 нче санлы мәктәп-гимназиянең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән гаилә алып бару дәресе үткәрде.
2016 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районында өченче тапкыр “Туй мәшәкате” конкурсының йомгаклау тантанасы уздырылды. Конкурсның нәтиҗәләре ГХАТ идарәсендә билгеле булды, аның төп катнашучылары 11 яшь матур пар иде. Бу романтик конкурс төрле официаль, генераль һәм рәсми спонсорлар катнашында, ГХАТ идарәсе, яшьләр һәм спорт идарәсе, һәм төп оештыручы - “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе ярдәмендә үткәрелде. Шулай ук бу чарада 24 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты, “СМС-балалар” отряды барысын да үз куллары белән ясалган открыткалар таратты, гашыйклар көненә багышланган шигырьләр сөйләде.
Традиция буенча Ютазы районы ГХАТ бүлеге һәр ел саен үзенең эшләгән эшләре һәм үткәргән чаралары турында районның оператив җыелышында чыгыш ясый. Быел да 15 февраль көнне район һәм төрле предприятие җитәкчеләре районның демографик статистикасы белән таныштылар.
Әниләренең юбилее янә Гафуровларны төп нигезгә туплады. Иске Ишле авылында гомер кичергән һәм 100 яшенә җиткән Мөзәйҗинә апаны юбилее белән котларга район башлыгы Александр Шадриков та килгән иде. Ил язмышындагы өлкән буынның ролен ассызыклап, аларның ныклыгы, хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлау телеграммаларын һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырды.Өлкән туганнары Замир, Заһид, Вагиз абыйлары кебек Роза да үз тормышын кора, Яңа Чокалы авылы егете Рәискә кияүгә чыга, бүгенге көндә аларның барысы да, шулай ук, тагын бер кыз Глиза да Ульяновск шәһәрендә яшиләр.
14 нче февраль – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр һәм матур теләкләр бәйрәме.
Нәкъ менә бу көнне, яшьләрне никахларын рәсми рәвештә теркәүгә юнәлтелгән, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә «2016 нчы елның Туй сезоны » ачылды.
Никахлашу Сараеның фойесында пантомима актерлары оригиналь «мәхәббәт теләкләрен» тапшырып, кунакларны каршы алдылар.
Анна Иван кызы Самара өлкәсеннән Камышла районында үскән. Район китапханәсендә мөдире булып эшләде, аннары укытучылар курсларын тәмамлангач, туган авылында математика һәм физика укыта.
Сугыш елларында үсмер чагымда Анна Иван кызы колхозда эшли башлый. Сугыштан соң Анна Иван кызы Бугуруслан педагогика институт тәмамлый һәм башлангыч сыйныфларда укыта башлый. 1962 елда Лениногорск шәһәренә килде.
Алабуга районы ЗАГС бүлеге каршындагы мәйданда сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында уздырылган митингта, шәһәр, районның башка оешмалары белән беррәттән, Алабуга районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашты.
14 февраль көнне «Чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Россия чаңгысы» Бөтенроссия чаңгы старты кысасында үткәрелүче «Татарстан чаңгысы – 2016» массакүләм ярышы булып узды. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Антонова да чаңгы узышында катнашты.
«Россия чаңгысы» акциясе төрле буын вәкилләрен берләштерүче иң популяр спорт бәйгесе булып тора.