2016 елның 14 февралендә Әлмәт муниципаль районында өченче тапкыр “Туй мәшәкате” конкурсының йомгаклау тантанасы уздырылды. Конкурсның нәтиҗәләре ГХАТ идарәсендә билгеле булды, аның төп катнашучылары 11 яшь матур пар иде. Бу романтик конкурс төрле официаль, генераль һәм рәсми спонсорлар катнашында, ГХАТ идарәсе, яшьләр һәм спорт идарәсе, һәм төп оештыручы - “Әлмәт РТВ” телерадиокомпаниясе ярдәмендә үткәрелде. Шулай ук бу чарада 24 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты, “СМС-балалар” отряды барысын да үз куллары белән ясалган открыткалар таратты, гашыйклар көненә багышланган шигырьләр сөйләде.
Конкурсның төп бүләге – җиңүчеләр үзләре сайлаган купшы туй күлмәге өчен парларның виртуаль көрәше 1 айга якын сузылды. Ярыш 2 этапта – онлайн режимында һәм смс тавыш юллау белән барды. Катнашучыларның фотолары, лайклар, алар өчен җибәрелгән тавышлар, туганнарның һәм якыннарның комментарийлары проектны оештыручылар сайтында һәрдаим басылып чыкты.
Бу проектның матур итеп тәмамлануы белән барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова ихлас котлап, аларга мәхәббәт, тигезлек, гаилә бәхете теләде.