14 нче февраль – ул мәхәббәт, романтика, чәчәкләр һәм матур теләкләр бәйрәме.
Нәкъ менә бу көнне, яшьләрне никахларын рәсми рәвештә теркәүгә юнәлтелгән, Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә «2016 нчы елның Туй сезоны » ачылды.
Никахлашу Сараеның фойесында пантомима актерлары оригиналь «мәхәббәт теләкләрен» тапшырып, кунакларны каршы алдылар.
Булачак яшь парларның фото төшергә мөмкинлекләре булды, «мәхәббәт бизәге» туй күлмәкләре күргәзмәсе һәм Түбән Каманың 50 еллыгына багышланган уникаль фотокүргәзмә ачылды. Анда ГХАТ Идарәсенең «алтын» фондыннан тәкъдим ителгән эксклюзив кадрлар, шәһәр тормышыннан мөһим вакыйгалар күрсәтелгән.
Бәйрәмдә «ситсы», «кәгазь», «күн» һәм 2016 нчы елның 14 февралендә туган яңа гаиләне «яшел» туй юбилейлары хөрмәтләү тантасы узды.
Кунакларны шәһәребезнең иң яхшы иҗат коллективлары әзерләгән, вокал, туй биюе кебек шоу-программа көтте. Моннан тыш, кунаклар өчен күп санлы сюрпризлар, конкурслар, викториналар һәм оригиналь бүләкләр тапшырылуы әзерләнде.