ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

   2016 нчы елның 13, 14 нче февраль көннәрендә Саба муниципаль районында «Лыжня России -2016», «Лыжня Татарстана -2016» чаңгы ярышлары булып узды. Байлар Сабасында узган ярышларда 1113, район буенча - 4 меңгә якын кеше катнашты.

       Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 14 февралендә “бриллиант” юбилярлар – Сергей Андрей улы һәм Екатерина Николай кызы Ледянкиннар гаиләсенең тантанасы узачак.

"Казан" гаилә үзәге дә бу бәйрәмнән читтә калмады. 13 февральдэ,  кояшлы матур көнне яшь парлар язмышларын берләштерделәр.  Үзәктә мәхәббәт, бәхет һәм бәйрәм атмосферасы хокем сөрде. Никахларын теркәгәннән соң яшь парлар беренче гаилә фотосы куелган брелокларга ия булдылар.
      Яшь парларга зур бәхет телибез!

Лаеш муниципаль районы өчен дә бу көн искәрмә булмады. Чаңгыда йөгерүдә кечесеннән олысына кадәр катнаштылар.  Финиш лентасын узганда һәр катнашучының йөзендә елмаю балкыды. Җиңүчеләр өчен концерт, диплом һәм кубоклар тапшыру оештырылды. “Россия чаңгычылар” узышында ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.

Чирмешән МР ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу спорт бәйрәмендә актив катнаштылар. 14 февраль көнне "Сабантуй" стадионда оештырылган ярышта район үзәге вәкилләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм йөзләгән мәктәп укучылары катнашты.

14 пар яшьләр нәкъ бугенче көндә үз никахларын теркәләргә теләделәр.

    Парлар өчен бүләкләр әзерләнгән – бу беренче гаилә сүрәте, һәм алар “изге Валентин” га  багышланган открыткаларда  үз хыялларын һәм теләкләрен яздылар. Бу “йорәкчеләкләрен” яшьләр гаилә  бәхете агачында калдырдылар!

Богородское авылында гашыйклар көненә багышланган конкурс үтте. Һәр пар призлар белән бүләкләнде. Сәхнәдә төрле конкурслар үткәрелде, концерт номерлары күрсәтелде.

14 февраль көнне Мөслим районында “Татарстан чаңгы юллары – 2016” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 800дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде.

Изге Валентин көнендә Менделеевск шәһәре яшьләре  «Быстрые Свидания – Speed dating» дип аталган проектта катнашты. Бу чара ЗАГС бүлегендә үткәрелде.

 Проектның максаты – зур булмаган очрашулар вакытында кешеләрне бер-берсе белән таныштыру. Барлык катнашучылар бер дәрәҗәдәге иҗтимагый группаларга  бүленгән иде.  Яшь буенча чикләү дә куелды. Килгән кунаклар өчен  Изге Валентин көненә багышланган  иң яхшы музыкаль котлауга  конкурс игълан ителде.

2016 елның 14 февралендә Чистай Никахлашу сараенда яшь парлар Яшмановлар законлы язылыштылар. Бу алар тормышында бик күңелле вакыйгаларга бай. Шуңа күрә ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова – Реутина тантананы нәкъ менә Гашыйклар көнендә ( ә ул ял көненә туры килде) үткәрергә ризалык бирде. Яшь парлар өчен 14 февраль икеләтә бәйрәмгә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International