Изге Валентин көнендә Менделеевск шәһәре яшьләре «Быстрые Свидания – Speed dating» дип аталган проектта катнашты. Бу чара ЗАГС бүлегендә үткәрелде.
Проектның максаты – зур булмаган очрашулар вакытында кешеләрне бер-берсе белән таныштыру. Барлык катнашучылар бер дәрәҗәдәге иҗтимагый группаларга бүленгән иде. Яшь буенча чикләү дә куелды. Килгән кунаклар өчен Изге Валентин көненә багышланган иң яхшы музыкаль котлауга конкурс игълан ителде.
Чара барышында М. шәһәре Яшьләр оешмасы фото-зонасы дигән интерактив мәйданчык эшләде.
Чараны “М. шәһәре Яшьләре” дип аталган яшьләр оешмасы, Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт идарәсе, ЗАГС бүлеге оештырды.