ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бу көнне яраткан кешеңә чәчәкләр, конфетлар, һава шарлары, открыткалар бүләк итәсең, гадәттә, алар йөрәк формасында була.

13 февральдә Казанда 34 пар язылышты, алар арасында 2 кәләш – Валентина.

Бу көнне мәхәббәт турында сүзләре ишетү бик сөенечле! Әгәр... бу әле Сезнең туган көнегез? Лениногорск шәһәрендә бер пар яши , алар гадәти көндә язылыштылар дә, тик икесенең дә 14 февраль туган көннәре. Бу Бадыйковлар гаиләсе – Айдар һәм Юлия. ЗАГС бүлеге белгечләре бу искиткеч парны Никахлашу Сараена чакырдылар һәм аларны бәйрәмләре котладылар. Сорауга гаиләнен бәхете сере нәрсәдә, яшьләр бу мәхәббәт һәм гаделлек мөнәсәбәтләрдә , дип җавап бирделәр. Һәм теләделәр башка яшьләргә урамда танышырга куркмаска, яратырга!

2016 елның 14 февралендә, Изге Валентин көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә ике яңа гаилә туды. Гашыйклар көненә туры китереп үзенчәлекле сценарий язылды, никахлашу залы символик элементлар белән бизәлде.

   "Изге вәли көне"- иң матур һәм романтик бәйрәм, Россиядә һәм бөтен дөньяда 14 февраль көнне билгеләп үтелә. Бу көнне валентинкалар бүләк итәргә һәм мәхәббәт юлламасы язарга кирәк.

 

   "Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында популяр һәм массакүләм спорт төрен сөючеләрне берләштерә. Әлеге кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны легендар исемнәр һәм төрле буын чаңгычылары казанышлары белән бизи. Елдан-ел "Россия Чаңгы юлы" спорт илебез тормышында мөһим роль уйный.

 

Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. 14 февраль гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсим белән Гөлнара Аглиуллиннар да бәйрәм көнендә үзләренең гаиләләрен корып  җибәрергә хыялланганнар. Хыялларын тормышка ашырып,  Балтач ГХАТ бүлегендә 14 февраль көнне үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаиләгә бәхетле тормыш белән яшәүләрен теләп калабыз!

Изге Вәли көне алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 3 пар дәүләт каршында үз никахларын теркәделәр, ә ике пар тантаналы рәвештә язылышуга  гаризага кул куйдылар.

Теркәүче яшьләрне яңа гаилә барлыкка килүе белән котлап аларга иминлек, чиксез мәхәббәт һәм гаилә учагының беркайчан да сүнмәвен теләде. Бу истәлекле, шатлыклы, бәхетле көннәрендә аларга йорәк сүрәтендәге шәмнәр, беренче гаилә сүрәтләрен урнаштырыр өчен фоторамка бүләк итте.

14 февральдә Апас районы Сабантуй аланында бөтен-күләм “Чаңгы ярышлары -2016” узды. Бөтен Россия масса-күләм ярышлары инде ничә елдан бирле уздырылып килә. ЗАГС бүлегенең баш белгече А.А.Ибәтуллина да йөгерештә актив катнашты.

Мәйданда яңгырап торган музыка күңелләрне күтәреп, чаңгыларда шуарга көч биреп торды. Ярышта катнашучыларның барысы  кыр кухнясында пешерелгән тәмле ботка һәм чәй белән сыйландылар.      Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Ә Россия чаңгы юллары ярышының мөһим нәтиҗәсе –ул кутәренке кәеф һәм елмайган йөзләр иде...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International