Яшел Үзәндә "2016-Россия чаңгы юлы"

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

   "Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында популяр һәм массакүләм спорт төрен сөючеләрне берләштерә. Әлеге кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны легендар исемнәр һәм төрле буын чаңгычылары казанышлары белән бизи. Елдан-ел "Россия Чаңгы юлы" спорт илебез тормышында мөһим роль уйный.
    2016 елның 14 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә "Маяк" спорт комплексы базасында, Бөтенроссия масскүләм чаңгы ярышлары, "Россия Чаңгы юллары-2016", аның кысаларында беренче мәртәбә гашыйклар көненә багышланган " Яшьләр эстафетасы" оештырылды.
   Ярыш стартына 6 яшь пар чыкты. Беренче булып, 1 кмлы дистанцияне үтеп, финишка яшь гаилә - Фатыхов Илнур һәм Алинә килде.
    Спорт чарасында Яшел Үзән районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән беррәттән, Серго һәм Горький завод хезмәткәрләре, ЗПТС, Водоканал, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, мәктәп укучылары һәм ВУЗ студентлары актив катнашты.
   Чаңгы юлында барысы да бертигез – балалар, студентлар һәм гади эшчеләр җитәкчеләренә юл куеп беренчелекне бирмәделәр, һәм беркем дә ачуланмады. Барлыгы 2656 яшел үзәнлеләр чаңгыда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International