Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. 14 февраль гашыйклар көне буларак билгеләп үтелә. Рәсим белән Гөлнара Аглиуллиннар да бәйрәм көнендә үзләренең гаиләләрен корып җибәрергә хыялланганнар. Хыялларын тормышка ашырып, Балтач ГХАТ бүлегендә 14 февраль көнне үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь гаиләгә бәхетле тормыш белән яшәүләрен теләп калабыз!