ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Сарман муниципаль районының "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте.

      ЗАГС бүлеге белгечләре Тәтеш муниөипаль районында уздырылган чаңгы ярышында катнаштылар.Һава торышының салкынрак булуы да чаңгыда ярышу теләген һәм кәефен төшермәде. Һәр катнашучы әлеге чарадан үзенә күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алды.

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә чаңгы трассасында гөрләп чаңгы ярышы үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

Ял көннәре чаңгы юллары халык белән тула. “Чаңгы – 2016” быел 34 нче мәртәбә уздырыла. Танайка урманында уздырылган бу популяр ярышларда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бик теләп катнаша.

Быел да район сабан туе уздырыла торган мәйданга  халык күп жыелган иде. Иң кечкенә катнашучыга 4 яшь булса иң өлкәненә - 77 яшь иде.

Мәйданда яңгырап торган музыка күңелләрне күтәреп, чаңгыларда шуарга көч биреп торды. Ярышта катнашучыларның барысы  кыр кухнясында пешерелгән тәмле ботка һәм чәй белән сыйландылар.

2016 нчы елның 14 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә унбер пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Гашыйклар көне – якшәмбе ял көненә туры килүенә карамастан, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре көндәлек режимда эшләделәр.

Быел ул ял көненә туры килүгә карамастан, өйләнешүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, Алабуга районы ЗАГС бүлеге тантаналарны 14 февральдә дә уздырырга дип карарга килде.

Йөзләгән аксубайлылар  «Лыжня России -2016 года »  бөтенроссия чаңгы чабышында җыелдылар.  Массакүләм халык чаңгы чабышында профессионалләр һәм чаңгы яратучылар катнаштылар.


13
февраль, 2016 ел
шимбә

Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар.

      Фәния Салихҗановна яшь парларга бер-береңә тугрылыклы мәхәббәт һәм хөрмәтле мөнәсәбәтне саклап, нык һәм какшамас гаилә корырга юнәлеш бирде.

   Нәтиҗәләр буенча 3 нче урынны Мансур белән Әльфия Вәлиевлар яулады, 2 нче урынны Тимур Абдуразаков белән Адилә Галимова. Ә инде бәйгенең абсолют җиңүче пары Алексей белән Ләйсән Потаповлар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International