2016 нчы елның 14 нче февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә унбер пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Гашыйклар көне – якшәмбе ял көненә туры килүенә карамастан, Түбән Кама ГХАТ Идарәсе белгечләре көндәлек режимда эшләделәр.
Елның иң романтик бәйрәмендә – Гашыйклар көнендә, никахлашу тантанасы бәйрәм рәвешендә үткәрелде. Йола тантаналары йортының фойесында, бәйрәм уңаеннан матур итеп бизәлгән «Гашыйклар аркасы» куелды, яшьләрнең һәм барлык килгән кунакларның фото төшергә мөмкинлекләре булды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Изге Вәли көнендә иң яшь кәләш 23 яшьлек, ә иң өлкәне – 39 яшьтә иде. Иң яшь кияү булып 23 яшьлек, ә иң өлкәне 50 яшьлек ир-ат булган.