Тиздән гаилә корырга ниятләүче яшь парлар ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Фәния Әхмәтшина белән әңгәмә кордылар.
Фәния Салихҗановна яшь парларга бер-береңә тугрылыклы мәхәббәт һәм хөрмәтле мөнәсәбәтне саклап, нык һәм какшамас гаилә корырга юнәлеш бирде.
Кичә барышында яшь парлар бер-берсенә карата мәхәббәт хисләрен аңлаттылар.