ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2016 ел
шимбә

       2016 нче елның 13 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары  1982 нче елдан бирле уздырыла.

     Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

2016 нчы елның 13 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” Република конкурсының зона этабы үткәрелде.

“Татарстан хатын-кызлары” Региональ хатын-кызлыр оешмасының хатын-кызлар советы җитәкчесе, Буа ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева турыдан-туры районыбыз конкурсанткасын  хәзерләүдә катнашты.

13 февральдә Апас районы Кызыл Тау авыл җирлегендә “Изге Вәли көне” уңаеннан “Мәхәббәт яшьләрдә димә” дип исемләнлән кичә узды. Бирегә 40 елдан артык татулыкта һәм тигезлектә яшәүче,  җирлектә үрнәк булган  гаиләләр чакырылган иде. Алар  яшьләргә киңәшләрен бирделәр, гаиләнең ныклылык серләрен ачтылар. Авылдашлары тарафыннан әзерләнгән концерт барчасының күңелләренә дә хуш килде. Чара азагында катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бу сүзләрне Раил бүген сөйгән ярына пышылдый. Еллар узган саен, мәхәббәт суына, югала диләр. Бүген без сезгә матур мәхәббәт тарихын бәян итәбез.

2016 елның 13 нчы февралендә романтик һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – гашыйклар көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә Машариповлар гайләсен уртак тормыш итү зөбәрҗәт юбилее белән котладылар.

13 февраль көнне Теләче авылында яшәүче Ахваровлар гаиләсенә бу мигел икеләтә шатлык китерде. Гаиләдә берюлы малай хэм кыз бәбиләр туды. Бәхетле ата белән ана кызларына Мәрьям, улларына Раян исеме куштылар.

13 февральдә лениногорск  "Чаңгы эзе -2016" чаңгы узышы булды, ул "Яшьлек" спорткомплексында узды. ЗАГС бүлеге белгечләре, шулай ук актив катнашты. Гәрчә призлы урыннар без яулады, әмма күп кичерешләр алдык!

Гаилә бюджетын  барлыгы  10 гаилә тулыландырды.

      Россия Федерациясе Пенсия  идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

Алтын туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу көнне юбилярлар беренче танышкан, гаилә корган көннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Казан шәһәре “Мирас” бию төркеменең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Юбилярларга алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!

       Яр Чаллы шәһәре ДАССУ “Кама балалар үзәгендә” Матвей һәм Мирослава Латышовлар каршы алу тантанасы узды. 
       Сергей  һәм Альбинаны ГХАТ идарәсе чын күңелдән котлый: балаларының бар тормыш юлы куанычта, иминлектә узсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International