Изге Вәли көне якынлашу уңаеннан, “Казан” гаилә үзәгенә 50 ел бергә гомер иткән 8 пар чакырылды

2016 елның 13 феврале, шимбә

Алтын туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бу көнне юбилярлар беренче танышкан, гаилә корган көннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Казан шәһәре “Мирас” бию төркеменең концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Юбилярларга алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International