Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 457 сабый теркәлде: 227 малай һәм 230 кыз. Иң кечкенә бала 1120, ә иң зуры – 4740 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 43 яшь.
Ул гашыйклар көнендә булачак. Мамадыш районының 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге 100 кешесе катнашачак. Ул фестиваль кысаларында зарядка һәм зумба биюе каралган. Фестиваль сәламәт яшәү рәвешен генә түгел, бердәмлек һәм матурлыкны күрә белергә дә өйрәтә. Фестивальдә яшь гаиләләр дә катнашуын истә тотсак, бу чараның гаилә институтын саклауга да өлеше булыр дип көтелә.
Менә шундый нотада Азнакайда Изге Вәли көне туды.Бу тәкъдимгә 4 яшь пар сөунеп риза булды.ЗАГСбүлегендә бик матур бәйрәм узды.Тантаналы рәвештә язылышу турында гарза кабул ителд,гаиләнең дәүләтебезнең никадә әһәмиятле булуын аңлаты,истәлекле бүләкләр бирелде.
2016 елның 12 февралендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Эльмира Манасыпова ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыру тантанасында катнашты. Сертификатлар җиде гаиләгә тапшырылды.
“Яшьлек” мәдәни үзәгендә «Ак калфак» хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсенең ел йомгаклары конференциясе үтте. Конференция эшчәнлегендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Мәдәни җомга” гәҗите журналисты Сөембикә Кашапова, авыл җирлеге башлыклары, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнаштылар.
12 февральдә яңа гаилә корган Никифоровларның никахын теркәу тантанасы гәдәттәгегә караганда үзгәрәк үтте.
2016 елның 12 нче февралендә никахлашу Сараенда Клипачевлар гайләсенең никах теркәү тантанасы узды. Яшь пар Александр белән Анастасия бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык вәгъдәләрен биреп, актлар теркәү китабында 100 нче номеры астында гайлә учагын яндырдылар.
12 нче февраль көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Олы Чакмак авылында гомер итүче Зәкиева Шәкүрә Әхмәтвәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
2016 елның 12 февралендә Чистай Никахлашу сараенда ирле-хатынлы юбиляр Чурбановларны хөрмәтләделәр.
Петр Иванович һәм Александра Ивановна 2006 елда шул ук тантаналар залында үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул чакта ук ЗАГС бүлеге начальнигы ун елдан соң аларны бриллиант туйларын билгеләп үтәргә чакырды. Һәм менә, ниһаять, ул көн килеп тә җитте!
Тукай муниципаль районында киләчәктә гаилә кору ниятләре булган яшьләр арасында гашыйклар көненә багышланган «Пар канат” конкурсы үткәрелде. Жюри әгьзалары арасында Татарстан Дәүләт радиосының баш мөхәррире “Пар канатлар” тапшыруының алып баручысы Рәзин Нуррулин катнашты, җиңүче парлар- Ильвира Гомәрова һәм Артем Сәфәргалиннарны үзенең тапшыруына Казанга чакырды.