2016 елның 12 нче февралендә никахлашу Сараенда Клипачевлар гайләсенең никах теркәү тантанасы узды. Яшь пар Александр белән Анастасия бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык вәгъдәләрен биреп, актлар теркәү китабында 100 нче номеры астында гайлә учагын яндырдылар.
Никахлашу турында таныклык тапшырганда, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре фарфор пар күгәрченнәрне чисталык, бер-береңә назлы хисләр, мәхәббәт символы буларак, яшьләргә шатлык-бәхет, үзара аңлашу һәм гаилә бәхете теләделәр.