Мөслим районында 90 яшьлек юбилей

2016 елның 12 феврале, җомга

12 нче февраль көнне Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамиль Муллин җитәкчелегендәге район делегациясе Олы Чакмак авылында гомер итүче Зәкиева Шәкүрә Әхмәтвәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Шәкүрә ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International