Чистай Никахлашу йортында бриллиант юбилей

2016 елның 12 феврале, җомга

2016 елның 12 февралендә Чистай Никахлашу сараенда ирле-хатынлы юбиляр Чурбановларны хөрмәтләделәр.

Петр Иванович һәм Александра Ивановна 2006 елда шул ук тантаналар залында үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Шул чакта ук ЗАГС бүлеге начальнигы ун елдан соң аларны бриллиант туйларын билгеләп үтәргә чакырды. Һәм менә, ниһаять, ул көн килеп тә җитте!

Ирле-хатынлы Чурбановлар - шәһәрдә олы хөрмәткә лаек кешеләр.Петр Иванович - тыл хезмәтчәне. Александра Ивановна – хезмәт ветераны. Алар үзләренең балалары һәм оныклары белән горурланалар. Өлкән уллары Владимир - “Восток” фәнни-техник үзәкнең җитәкчесе урынбасары, төпчекләре Александр – отставкадагы полковник, озак еллар Россиянең оборона министрлыгында эшләде.

Юбилярларны сәгать заводы ветераннар җәмгыяте вәкиле Р. К. Рәхмәтуллина котлады, ә ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова – Реутина юбилярларга, аларның балаларына һәм оныкларына иң яхшы теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International