ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

 Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 11 анага дөрес итеп куллануларын теләп сертификатлар тапшырды.Туу турындагы таныклыкларны Руслан Кузнецов – беренче баласы Кәримгә һәм Гафиятуллин Фәннур – улы гаиләсендә Сәйдә исемле кызлары туганлыкка алдылар. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Н.Г.Рыжова ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә  ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирделәр hәм сувенирлар тапшырдылар.

    2016 елның 11 февраль көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең НГПУ студентлары өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

        Гашыйклар көне уңаеннан Арча муниципаль районының ГХАТ бүлеге тантаналар залының эчке бизәлешен яңартты.

Күргәзмәдә Казан шәһәре 2 нче сәнгать мәктәбе укучыларның сәнгать эшләре тәкъдим ителә.
Халкыбызның йолаларын һәм традицияләрен буыннан-буынга тапшыру бик мөһим.
Яшь буынның туган җир тарихын һәм мәдәниятен белүе куандыра. Чөнки алар – безнең киләчәгебез, аларның рухи үсеше илебезнең киләчәге!


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 11 февралендә  “Казан” гаилә Үзәгендә Щербаков Евгений Александр улы һәм Шакирова Диана Роберт кызының ярәштерү тантанасы узды. Ярәшү – яшь парның өйләнү, бер-берең белән кайгыда да, шатлыкта да бергә булу теләкләренең көчлелеген исбатлаучы бәйрәм. Борынгы гадәт буенча ярәшү көне итеп Евгений  Дианага йөзек бүләк итте.

ГХАТ идарәсенең «Бәхетле гаилә мәктәбе» проектында үзгәрешләр булды.

2016-нчы елның 11-нче февралендә Гагарин исемендәге мәдәният йортында Актүбә бистәсенең совет һәм башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистәсендә 2016 елда  беренче булып дөньяга килгән бала Егоров Арыслан Виталий улын  котладылар.

Бу көнне 6 гаилә сертификат алу бәхетенә иреште. Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды вәкиле Екатерина Кузьминых тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Ул әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыклады, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Барлык ата-аналарны бала тууы белән тәбрик итәбез.

    Яшел Үзәндә барлык гашыйклар көненә багышланган фотоконкурс игълан ителде.
     Бәйге шартлары буенча икенче яртың белән төшкән оригиналь фото ясап, әлеге фотога  кинофильмнан туры килгән  цитатыны сайлап,  "Безнең Яшел Үзән” редакциясе газетасына алып килергә яисә фото җибәрергә кирәк.
    Җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Уңышлар телибез!

Исергәп мәчетендә Наил хәзрәт  Миннегәли улын һәм Суфьян Миннәхмәт улын 80 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Баулы муниципаль районы  башлыгы урынбасары Миннифоат Галимуллович Хасиятуллин  юбилярларны җылы котлап район башлыгы Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Имам-мөхтәсиб Әнвәр хәзрәт Хәмитов юбилярларга халык, яшьләр белән әшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International