"Бәхетле гаилә мәктәбендә" шәһәрнең торак алу программасы турында белергә була

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

ГХАТ идарәсенең «Бәхетле гаилә мәктәбе» проектында үзгәрешләр булды.

Ел башыннан «Казан» гаилә үзәгендә һәм район ГХАТ бүлекләрендә үткәрелә торган дәресләрдә катнашучылар саны артты. Дәресләр бушлай балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психологы, район администрациясе торак политикасы бүлеге хезмәткәре, юрист һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәре катнашында үткәрелә. Яна форматтагы дәрес бүген Идел буе ГХАТ бүлегендә үткәрелде.

Кызыксындырган сорауларга жавап алырга «Бәхетле гаилә мәктәбе» дәресләренә сишәмбе көнне «Казан» гаилә үзәгенә, чәршәмбе көнне Идел буе районы ГХАТ бүлегенә чакырып калабыз. Кирәкле мәгълүматны 2229083, 2683802  телефоннары аша белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International