Пенсия идарәсе начальныгы И.А.Большакова 11 анага дөрес итеп куллануларын теләп сертификатлар тапшырды.Туу турындагы таныклыкларны Руслан Кузнецов – беренче баласы Кәримгә һәм Гафиятуллин Фәннур – улы гаиләсендә Сәйдә исемле кызлары туганлыкка алдылар. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловның котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В.Гавчева һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Н.Г.Рыжова ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирделәр hәм сувенирлар тапшырдылар.