2016 елның 11 февралендә “Казан” гаилә Үзәгендә Щербаков Евгений Александр улы һәм Шакирова Диана Роберт кызының ярәштерү тантанасы узды. Ярәшү – яшь парның өйләнү, бер-берең белән кайгыда да, шатлыкта да бергә булу теләкләренең көчлелеген исбатлаучы бәйрәм. Борынгы гадәт буенча ярәшү көне итеп Евгений Дианага йөзек бүләк итте.
Яшьләр “Казан” гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар. Бу көннең истәлеге итеп яшь парга тантаналы ярәшү таныклыгы тапшырылды.