2016-нчы елның 11-нче февралендә Гагарин исемендәге мәдәният йортында Актүбә бистәсенең совет һәм башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды. Анда тантаналы рәвештә Актүбә бистәсендә 2016 елда беренче булып дөньяга килгән бала Егоров Арыслан Виталий улын котладылар. Район башлыгы Марсел Зуфар улы Шайдуллин һәм бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеева Егоровлар гаиләсенә туу таныклыгы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Арыслан 6-нчы гынвар көнне туа, аның авырлыгы-3,850 грамм, буе 56 см, Егоровлар гаиләсендә ул икенче бала.