Зур Шәмәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Воробҗьев Павел Александрович бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярны Тәтеш муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Л.В.Абрамова, Зур Шәмәк авыл җирлеге Башлыгы И.И.Матюшин һәм Зур Шәмәк авылы ветераннар Советы председателе Н.А.Ворбьев җылы котладылар. Алар шулай ук РФ Президенты В.В.Путиннан, Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиулловтан булган котлауларны укыдылар һәм ныклы сәламәтлек теләп истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүгенгесе көндә районыбызда барлыгы 41 ветеран яши.
Очрашу "Изге Валентин көне" алдындан үтеп китте, ялгыз ир-атларга һәм хатын-кызларга үзенең икенче яртысын табарга булышты. Кичәне клуб җитәкчесе Лена Гыймаева алып барды, мәдәният бүлеге артистлары, һәм ГХАТ бүлеге белгечләре белән берлектә. Беркем дә битараф булып калмады һәм барлык уеннарда, биюләрәдә, викторинада катнаштылар. Азактан килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм шушындый очрашулар кабатланыр дип өметләнеп калдылар.
Безнең Сарай турында телеканал "Россия-24" командасы видеорепортаж төшерергә килде. Озата йөрде командасын "Лениногорскнефть" вәкилләре. Бүлек башлыгы Е. Я. Миннигалямова интервью бирде, эшләү һәм тормыш турында сөйләп.
2016 елның 10 февралендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ТР Бөгелмә муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырыш барышында муниципаль районның 2015 ел социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга максат-бурычлар куелды.
2016 нчы елның 10 нчы февралендә Яңа Чишмә районы Архангельск авылында яшәүче Беляев Леонид Андреевич һәм Мария Васильевна бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Нина Анатолевна Сердюк котлады.
Яшел Үзән халкы әһәмиятле дата билгеләп үтте: Советлар Союзы Герое Николай Алтыновага 10 февральдә 90 яшь тулды.
Яшел Үзән районы Осоко-Ковали авылында туып үскән танкист, 1943-нче елның августыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Бу бала малай һәм аның әтисе – Франция гражданины. Бүлек хезмәткәрләре бәхетле әтине малае – Дэссаль Рафаэль Доминикович туу белән котладылар.
Бу очрашулар группа белән гаиләгә кагылышлы гадәти булмаган, проблемалы сорауларга җавап эзли.
2016 елның 10 нчы февралендә ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина белән авыл җирлеге секретарьләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе узган ел эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2016 елга вазыйфаларын яңгыратты.
85 ел дәверендә дөньяда әллә нинди үзгәрешләр булган. Шушы еллар дәверендә Лидия Ивановна гомер юлын горур, хәзерге буын кешеләренә үрнәк булырлык итеп үткән. Бүлек хезмәткәрләре аңа киләчәк тормышында да сау-сәләмәт булып, бәхетле озын гомер теләп истәлеккә – ак мамык шәл бүләк иттеләр.