ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Зәйнең башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тәкъдиме белән районда бөтен  гаиләләрне саклау, аларның тату яшәве өчен кирәкле булган психологик яктан уңай шартлар тудыру буенча эшләүче төркем булдыру мәсьәләсе каралды. Район ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлфия Вәлишина биргән мәгълүматлар буенча, аерылышучыларның 44 проценты - әле бер гаилә булып биш ел да яшәмәгән парлар.

         10 февраль көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Вахит авыл җирлегендә Халиковлар галиәсе Мəлик улы Талгат  һәм Нурутдин кызы Нурəния 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр.

10 февральда Кече Лызи авылында яшәүче Медведевлар гаиләсендә зур бәйрәм булды. Анатолий Кузьмич белән Анна Андреевнаның гаилә корып яши башлауларына 65 ел.

Алар уртак тормышта дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә балалары аларга 12 онык бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә 4 оныкчыклары да бар инде. Анатолий Кузьмич Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның тарихы уникаль булып тора, ул әтисе белән бер үк полк та хезмәт иткән, ләкин сугыштан икесе ике вакытта кайтканнар. Медведевлар гаиләсе бик хезмәт сөючән һәм тату гаилә, шуңа да алар районыбызда хөрмәткә лаек кешеләр. Әлеге матур гаиләне 65 еллык юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, әле озак еллар пар канатлар булып яшәүләрен телибез.

Балтачыбыздан еракларда дөньяга аваз салган кыз 1951 елда Ор авылына килен булып төшә һәм шунда төпләнеп кала. Дөрес, башта 12 яшеннән урман кисү, окоп казу кебек эшләр башкарырга туры килә аңа.Бөек Ватан сугышы барган еллар бар кешене дә тигезли, балачакны күрсәтми, алны-ялны белми эшләргә мәҗбүр итә. Маһикамал әби дә тормышны җигелеп тартып, бөтен авырлыгын да күрә. Шөкер, бүгенге көне тыныч һәм матур аның.Тормыш иптәше Шәфигулла белән тормышларының соңгы көннәренә кадәр бергә була алмасалар да, алты бала тәрбияләп үстереп, шуның бишесенең кадер-хөрмәтен тоеп яши юбиляр әби.

Бу көн тиз арада яратылды һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Хәзер аны барлык буын кешеләре дә бәйрәм итә - бу кадерле кешеңә бүләк бирү өчен, мәхәббәтеңне белдерү өчен, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау өчен искиткеч сәбәп.

Изге Валентин Көне алдыннан - 13 февральдә - 63 пар гашыйклар никахларын рәсмиләштерергә уйлаган.

     10 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2015 нче ел нәтиҗәләре һәм 2016 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов , районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Кама Тамагы почтамты начальнигы да бар иде.

  Бер гасырга якын гомер юлын узу – җиңел генә булмагандыр, мөгаен. Минсәлим абыйның 50 елга якын башкарган һөнәре дә гадиләрдән түгел – метеоролог булып эшли ул. Санарга, исәпләргә, су үлчәмен алып, телеграфтан хәбәр җибәрергә... Аның янына тәҗрибә тупларга хәтта, Үзбәкстаннан, Ленинградтан да киләләр! Менә шундый данлыклы метеоролог була ул  Минсәлим абый!

Кайбыч муниципаль  районының Кошман авылы мәдәният йортында узган елның 1 ноябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр дәвам иткән,  “Җиде буын бабаңны беләсеңме?”  дигән бәйгенең йомгаклау кичәсе узды. Бу бәйге балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятып, үткәннәргә борылып карап, моңа кадәр белмәгән буыннарны ачыкларга этәргеч биргән, элек сирәгрәк аралашкан туганнарның арасын якынайткан. 

Беренчедән, бу районыбызның яңадан торгызылуына 25 тулу белән бәйле булса, икенчедән, анда янәшәбездә яшәүче, эшләүче  райондашларыбыз чыгыш ясый. Аларның күбесе безнең хезмәттәшләребез, ул-кызларыбыз, күршеләребез, туганнарыбыз. Шуңа да ул тамашачы күңеленә якын, кадерле.

10 февраль көнне әлеге фестиваль кысаларында Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады. Һәм ул зур уңыш белән үтте. Һәр үзешчәннең чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин инициативасы буенча шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында 2016 ел башыннан ачык дәресләр үткәрелә. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл Амирова бүген 24нче мәктәпнең 5 сыйныфында “Катнаш саннарны кушу һәм алу” темасына математика ачык дәресендә булды. Математика укытучысы Яманаева Вера Семён кызы үзенең күпъеллык тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес ахырында Гүзәл Амирова укучылар белән аралашты, алар белән логик мәсьәләләр чиште. Дәрес бик кызык үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International