Кайбыч мниципаль районы Чүти авылында унике кешедән торган зур гаиләдә иң өлкәне булган Минсәлим Әхмәтҗановка 90 яшь

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

  Бер гасырга якын гомер юлын узу – җиңел генә булмагандыр, мөгаен. Минсәлим абыйның 50 елга якын башкарган һөнәре дә гадиләрдән түгел – метеоролог булып эшли ул. Санарга, исәпләргә, су үлчәмен алып, телеграфтан хәбәр җибәрергә... Аның янына тәҗрибә тупларга хәтта, Үзбәкстаннан, Ленинградтан да киләләр! Менә шундый данлыклы метеоролог була ул  Минсәлим абый!

 Хезмәт ветераны бүгенге көндә төпчек улы Рафис гаиләсендә яши. Төп нигездә яшәүче Рафис абый белән герой ана Гөлсинә апа тугыз бала үстергәннәр. 15 онык, 16 оныкчык менә шулай тормышны тутырып, өйне шау­-шу китереп торалар. 

    Район  башкарма  комитеты җитәкчесе Алексей  Макаров, Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов Кайбыч төбәге үсеше өчен армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәненә тирән рәхмәт сүзләрен белдеререп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның ветеранга адресланган хатын, бүләкләрен тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International