Зәйнең башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тәкъдиме белән районда бөтен гаиләләрне саклау, аларның тату яшәве өчен кирәкле булган психологик яктан уңай шартлар тудыру буенча эшләүче төркем булдыру мәсьәләсе каралды. Район ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлфия Вәлишина биргән мәгълүматлар буенча, аерылышучыларның 44 проценты - әле бер гаилә булып биш ел да яшәмәгән парлар. Аның фикеренчә, яшьләр белән үз вакытында эшләүче, аңлатучы психолог булганда, бу санны күпкә киметергә мөмкин булыр иде. “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүләр барышында дин әһелләре, оешма-предприятие вәкилләре, районның тәрбияви, мәдәни өлкәсе буенча эшләүче белгечләре гаиләләрне саклап калу өчен күмәк эшләү мөһимлегенә басым ясадылар. Үрнәк булып озак гомер итүче гаиләләрне күбрәк яшьләргә күрсәтү, әхлакый-тәрбияви чараларны үтемле итеп оештыру, гаилә кыйммәтләре дәрәҗәсен күтәрүгә җитди игътибар бирү кирәклеге ассызыкланды.
-Агымдагы елның гыйнвар аенда гына 15 пар никахлашса, 25 гаилә таркалган. Бу - бик борчулы сан, шуңа да көчле психологны гаиләләрне саклау юнәлешендә эшкә җәлеп итү кирәк. Моны якын арада эшлик, - диде Илнар Хафизов.