10 февральда Кече Лызи авылында яшәүче Медведевлар гаиләсендә зур бәйрәм булды. Анатолий Кузьмич белән Анна Андреевнаның гаилә корып яши башлауларына 65 ел.
Алар уртак тормышта дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, ә балалары аларга 12 онык бүләк иткәннәр. Бүгенге көндә 4 оныкчыклары да бар инде. Анатолий Кузьмич Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның тарихы уникаль булып тора, ул әтисе белән бер үк полк та хезмәт иткән, ләкин сугыштан икесе ике вакытта кайтканнар. Медведевлар гаиләсе бик хезмәт сөючән һәм тату гаилә, шуңа да алар районыбызда хөрмәткә лаек кешеләр. Әлеге матур гаиләне 65 еллык юбилейлары белән ихластан котлыйбыз, әле озак еллар пар канатлар булып яшәүләрен телибез.