Нәсел җебем – шәҗәрә

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль  районының Кошман авылы мәдәният йортында узган елның 1 ноябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр дәвам иткән,  “Җиде буын бабаңны беләсеңме?”  дигән бәйгенең йомгаклау кичәсе узды. Бу бәйге балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятып, үткәннәргә борылып карап, моңа кадәр белмәгән буыннарны ачыкларга этәргеч биргән, элек сирәгрәк аралашкан туганнарның арасын якынайткан. 

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлыгы илле шәҗәрә кабул ителгән. 

“Нәсел җебем – шәҗәрә” кичәсендә әлеге эшләрдән  матур күргәзмә оештырылган иде.

   Бәйге җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре һәм истәлек­ле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International