ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Николай Степанович Носач 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Бөек Ватан сугышы инвалиды, бик күп орден һәм медальләр кавалеры тик бер бүләк турында гына хыяллана – Россия гражданлыгы. 


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Данияр һәм Ангелина Гайсиннар  сабыйның дөньяга килүен зур түземсезлек белән көттеләр. Булачак балаларга алдан ук исемнәр улаганнар.Алар,   Ангелина балага узгач, малайга Ян исемен уйлап таптылар. Әмма икенче УЗИ бәхетле парның кыз булуын күрсәтте һәм кызга Яна исемен бирү турында уйлаганнар. Ангелина бер атна бала табыр алдыннан социаль челтәрләрдә Яна исемле матур кыз күрә. Аның Мия исемле апасы булу турында ачыкланды. “Миңа бу исем шундый ошады”, – дип сөйли яшь ана. Иренә шулай ук бу исем күңеленә хуш килде.

2016 елның 9 февралендә Бөек Ватан сугышы ветераны Рахимҗан Вафин 90-яшьлеген каршы алды. Булдырылган матур традиция буенча юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Совет җитәкчесе урынбасары Наҗия Хайдарова, мәгариф бүлеге һәм массакүләм мәгълумат чаралар вәкилләре килде. Наҗия Мисбаховна Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин исеменнән Рахимҗан Мингать улын юбилее белән котлап аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләде, килгән кунаклар үзләренең бүләкләрен тапшырды.

 Бүген Баулы районы Хансөяр авылында алты бала Әнисе  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Мәрьям Нуретдин кызы Мөрсәлимова   акыллы, хезмәт сөючән 6 бала тәрбияләп үстергән. Бүген ул 14 оныгына, 18 оныкчыгына яраткан дәү әни.

Сәгыйть Фәхретдиновка 1943нче елдан 1949нчы елга кадәр кызыл Армия сафларында авыр хезмәт үтәргә туры килгән.

- Мин сугышта һәм сугыштан калган хәрәбәләрне җыештыруларда да катнаштым. Аягым яраланды. Сугыштан мин кайтканда әти-әнием вафат, өебез юк иде инде. Абыйлар өенә кайттым. Рәхмәт аларга, карап, тәрбияләп мине аякка бастырдылар. Үземнең тырышлыгым аркасында МСО-га  мастер, прораб дәрәҗәсенә күтәрелдем. Гомерем буе шунда эшләдем, - ди ветеран.

     9 февраль көнне, Попечительлек советы председателе буларак, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова картлар һәм инвалидлар өчен булган Тәтеш интернат йортында булды. ”Хөрмәтле ветераныбыз” акциясе кысасында Л.М.Дианова мондагы яшәү шартлары белән танышты, интернат йорты директоры Людмила Самаркина белән берлектә тылда эшләгән ветераннар бүлмәсе интерьерын яхшырту, ягъни өй шартларыны якынлаштыруны планлаштырдылар. Интернат йортта яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ягъни ничек итеп туганнарын табарга, аларның ничек исәнлекләрен белергә һәм башка шундыйрак сораулар, шулай ук интернаттагы тормышлары турында да сөйләделәр.

Очрашуда ЗАГС идарәсенә гариза биргән һәм бик тиздән гайлә корачак яшь парлар катнашты. Нәкъ менә бу чорда булачак парларга гаилә,  ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында аңлату, аларны конструктив аралашу төзергә өйрәтү мөһим.

 

 Нурлат районында яшәүче Анна Прохорова  90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин  котлады, РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.  Әсгать Габдуллин тыл хезмәтчәненә җан тынычлыгы, имин көннәр һәм сәламәтлек теләде.

 

Хакимият бинасында Азнакай шәһәренең учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән «Порядок информационного взаимодействия участников комплексной системы мониторинга межнациональных и межконфессиональных отношений и раннего предупреждения конфликтов на религиозной и национальной почве в Республике Татарстан» дигән темага киңәшмә булып узды.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Баулы шәһәрендә күп балалы гаиләләр саны бергә артты. Рөстәм Әзгәм улы һәм Кадрия Габдрахман кызы Гәлиевлар гаиләсендә  өченче булып кыз бала туды, аңа Дилназ дигән исем бирелде.  Дилназ -  “назлы күңел” дигән мәгънәне аңлата. Бу тату гаиләдә   Айзирә һәм Дилбәр  исемле ике акыллы кыз тәрбияләнә иде инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International