Сәгыйть Фәхретдиновка 1943нче елдан 1949нчы елга кадәр кызыл Армия сафларында авыр хезмәт үтәргә туры килгән.
- Мин сугышта һәм сугыштан калган хәрәбәләрне җыештыруларда да катнаштым. Аягым яраланды. Сугыштан мин кайтканда әти-әнием вафат, өебез юк иде инде. Абыйлар өенә кайттым. Рәхмәт аларга, карап, тәрбияләп мине аякка бастырдылар. Үземнең тырышлыгым аркасында МСО-га мастер, прораб дәрәҗәсенә күтәрелдем. Гомерем буе шунда эшләдем, - ди ветеран.
Сәгыйть абый бүгенге көндә тормыш иптәше Мәрзия апа белән 64 нче ел бергә гомер итәләр. 2 балалары, 4 онык һәм 4 оныкчыклары бар.