Сугыш ветераны Россия гражданлыгы статусы алырга тели

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Николай Степанович Носач 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Бөек Ватан сугышы инвалиды, бик күп орден һәм медальләр кавалеры тик бер бүләк турында гына хыяллана – Россия гражданлыгы. 

Николай Степанович 1921 елны  Украинада Вәсим авылында туа. 1940 елны Кызыл Армия сафларына алына, 1941 елда сугышка китә. Кёнингсберг шәһәренә барып җитә, ике тапкыр авыр яралана.

Сугыштан соң Клавдии Васильевнага өйләнә. Гаилә Грузиядә Цхалтубо шәһәрендә гомер итә, шунда балалары дөньяга килә. Баулының танылган хирургы  Валерий Николаевич  Носач  аларның уллары. 

Носачлар гаиләсенә 2015 елны көтелелмәгән кайгы килә - Клавдия Васильевнага  инсульт була. Валерий Николаевич әти-әнисен  Грузиядән Баулыга алып кайта.  Ләкин аларны  монда да гражданлык алу белән бәйле киртәләр көтә.

Юбилярны котларга килгән район Башлыгы Рамил Гатиятуллин бу сорауны контрольга алырга вәгъдә итте.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә ветеран гаиләсенә  гаризалар язырга,  документлар соратырга  ярдәм күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International