9 февраль көнне, Попечительлек советы председателе буларак, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова картлар һәм инвалидлар өчен булган Тәтеш интернат йортында булды. ”Хөрмәтле ветераныбыз” акциясе кысасында Л.М.Дианова мондагы яшәү шартлары белән танышты, интернат йорты директоры Людмила Самаркина белән берлектә тылда эшләгән ветераннар бүлмәсе интерьерын яхшырту, ягъни өй шартларыны якынлаштыруны планлаштырдылар. Интернат йортта яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ягъни ничек итеп туганнарын табарга, аларның ничек исәнлекләрен белергә һәм башка шундыйрак сораулар, шулай ук интернаттагы тормышлары турында да сөйләделәр.
Интернатта яшәүчеләргә бүләк йөзеннән районыбызның атказанган педагоглары Старшининнар һәм Скурихинның җыр иҗатын яратучы Вера Владимировна концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Пенсионерлар Евгения Николаевна һәм Вера Владимировналар башкаруындагы җырларны һәм романсларны бик яратып тыңладылар. Юрий Терентьевич үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды Һәм тамашачыларга үзенең “Зори над Волгой” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Интернатта яшәүчеләр күрсәткән ихътибарлыклары һәм җырлар ярдәмендә күңелләрен күтәргәннәре өчен килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерделәр.