2016 елның 9 февралендә Бөек Ватан сугышы ветераны Рахимҗан Вафин 90-яшьлеген каршы алды. Булдырылган матур традиция буенча юбилярны котларга дип район башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Совет җитәкчесе урынбасары Наҗия Хайдарова, мәгариф бүлеге һәм массакүләм мәгълумат чаралар вәкилләре килде. Наҗия Мисбаховна Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хайруллин исеменнән Рахимҗан Мингать улын юбилее белән котлап аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләде, килгән кунаклар үзләренең бүләкләрен тапшырды.
Рахимҗан Вафин 1926 елның 7 февралендә Аксубай районы Яңа Үзәй авылында туа. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул колхозда башлый, 1943 елның 1 ноябрендә фронтка китә, Кара диңгез флотында хезмәт итә.
Сугыштан соң туган якларына кайтып мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли, читтән торып Чистай педучилищесын, аннары Казан пединститутын тәмамлый. Әлмәт шәһәренә ул 1986 елда килә, пенсиягә чаклы халык мәгариф инспекторы булып эшли.
Рахимҗан Вафин II группа инвалиды, күптөрле медальләр иясе.