ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

8 февральдә Апас районы Каратун китапханәсендә, “Без һәммәбез бишек  җырларыннан“  дигән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханә каршында эшләп килүче “Мирас”  берләшмәсенең  чираттагы    утырышы  иде бу кичә. Бу клубның максаты булып, милли мәдәниятны пропогандалау, бүгенге көн традицияләрен  борынгы гореф- гадәтләргә, йолаларга  нигезләп оештыру;  буыннар бәйләнешен тәэмин  итү тора.

Мәхәббәт... Нинди талы һәм серле син сөю! Һәрбер адәм баласы якты җир йөзенә, табигатькә, дуслар-туганнарга ихлас гашыйк булып яши. Йөрәгең эзләгән, гашыйк булган ярыңңы табу һәрбер кешене ифрат бәхетле итә.

Балык Бистәсе район үзәгендә “Гашыйклар” дип исемләнгән клуб оештырылды.

2016 елның 8 февралендә Әлмәт муниципаль районының чираттагы утырышында ГХАТ идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, идарә җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы “Гражданлык хәле актларын теркәү буенча хезмәт күрсәтүне камилләштерү. 2015 елны йомгаклау һәм 2016 елга куелган бурычлар” дигән доклад белән чыгыш ясады.

Мөгаллим абый Сәхипгәрәев 1943нче елда фронтка киткән, 1950 нче елда гына туган якларына әйләнеп кайткан ул. Сәламәтлеген, яшьлегенең иң күркәм чорын сугыш кырларында ил өчен, ватан өчен калдырган.  Күрсәткән батырлыклары өчен ветеран  күп төрле медальләр белән бүләкләнгән.


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Бу акция – социаль куркыныч хәлдә булган,  электр һәм газ түләүләре өчен бурычлары булып ведомствоара учетта торган гаиләләрнең бурычларын түләү өчен акча җыю акциясе.

Ләкин иң ныклары озын гомер биргән ходай, шатлыкка  каршы  алар безнең арада  бар. Аларның берсе 90 яшьлек юбилеен  үткәрүче  Зоя Дмитрий кызы Аносова Иске Мукшыдан. Зоя Дмитрий кызы дүрт бала үстергән  һәм картлык көнендә кайгырту һәм игьтирам  белән балалары белән яши.

90 яшен кызы Галинада каршы алды, кайгырту  һәм игтибар белән чолгаланып алынган, оныкларының уңышларына куанып яши.

Фатыйма апа тормыш иптәше, сугыш ветераны Гали абый белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә Гали абый һәм ике уллары инде мәрхүм. Фатыйма әби улы Наиль тәрбиясендә яши. Юбилярны бу бәйрәм уңае белән балалары Һәм оныклары тәбрик итте. Котлауларга Түбән Ушмы бшкарма комитет җитәкчесе Раиль Мөхәммәтйосып улы да кушылды. 

 

        Үзәк мәдәният йортында “Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә” дип исемләнгән яңа китап белән тантаналы шартларда таныштыру булды. Анда районның барлыкка килү, үсу тарихы тасвирланган. Төп предприятиеләр һәм учрежденияләр турында язмалар, хезмәт геройлары һәм шөхрәтле  якташлар турында очерклар урын алган.

Районда республикакүләм мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы старт алды. Районнардан 49 һәм мәгариф министрлыгыннан бер команда килде. Мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе дә ярышларда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International