2016 елның 8 февралендә Әлмәт муниципаль районының чираттагы утырышында ГХАТ идарәсе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, идарә җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы “Гражданлык хәле актларын теркәү буенча хезмәт күрсәтүне камилләштерү. 2015 елны йомгаклау һәм 2016 елга куелган бурычлар” дигән доклад белән чыгыш ясады.
Узган елда 8 меңнән артык гражданлык хәле актлары теркәлгән, 14 меңнән артык юридик яктан мөһим булган гамәлләр үтәлгән, 3268 туу турында акт теркәлгән. Балалар туу саны 2014 ел белән чагыштырганда 2,8 % арткан. Әлмәт районы 1000 кеше исәбенә туу буенча югары күрсәткечләре белән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән соң тора.
2015 елда 1615 пар язылышкан, 2014 ел белән чагыштырганда теркәлгән гаиләләр саны 166 парга кимегән (1781), һәр 5-нче пар милләтара булып чыккан.
Аерылышу турында актлар теркәү саны 8% кимеде һәм 2015 елда 793 санын тәшкил итте.
Шулай ук 2015 ел дәвамында ГХАТ идарәсе һәм районның төрле оешмалары катнашуында гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән күпсанлы чаралар үткәрелде.