Баулыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгаллим Сәхипгәрәевне олы юбилее белән котладылар

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Мөгаллим абый Сәхипгәрәев 1943нче елда фронтка киткән, 1950 нче елда гына туган якларына әйләнеп кайткан ул. Сәламәтлеген, яшьлегенең иң күркәм чорын сугыш кырларында ил өчен, ватан өчен калдырган.  Күрсәткән батырлыклары өчен ветеран  күп төрле медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярның хезмәт юлы Баулы нефть идарәсе белән бәйле, 40 ел гомерен ул нефть табуга багышлаган.Бүгенге көндә Мөгәллим абый бердәнбер улы  Рафаэль гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши.

Ветеранга район башлыгы Рамил Гатиятуллин Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International