Үзәк мәдәният йортында “Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә” дип исемләнгән яңа китап белән тантаналы шартларда таныштыру булды. Анда районның барлыкка килү, үсу тарихы тасвирланган. Төп предприятиеләр һәм учрежденияләр турында язмалар, хезмәт геройлары һәм шөхрәтле якташлар турында очерклар урын алган.
Китап чыгу - районның мәдәни тормышында куптәннән көтелгән мөхим вакыйга. Аның авторларының кубесе - Биектау районының туган якларын яратучы һәм белүче, районның усеш тарыхында катнашы булган үз кешеләре.