Районда республикакүләм мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы старт алды. Районнардан 49 һәм мәгариф министрлыгыннан бер команда килде. Мәгариф министры Энгель Фәттахов үзе дә ярышларда катнашты.
Ачылу тантанасы “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгендә булды. Аннан командалар ярыш буласы урыннарга таралды. Сабантуй паркында чаңгы ярышы, “Дельфин” сәламәтләндерү үзәгендә волейбол, дартс, канат тарту, Агротехник техникумда өстәл теннисы ярышлары булып узды. Ә шорт-трек “Поле чудес” һәм “Дельфин” сәламәтләндерү үзәге янәшәсендәге боз мәйданчыкларда башланды.
Сөенечле хәбәребез дә бар: Балык Бистәсе районы командасы Республикакүләм кышкы Спартакиадада 2 урынга лаек булды.
Районыбызның 1500 якын кунакны үзенә сыендырып, спортның һәрбер төреннән дә ярыш үткәрү мөмкинлегенә без бик шат!