Мәхәббәт... Нинди талы һәм серле син сөю! Һәрбер адәм баласы якты җир йөзенә, табигатькә, дуслар-туганнарга ихлас гашыйк булып яши. Йөрәгең эзләгән, гашыйк булган ярыңңы табу һәрбер кешене ифрат бәхетле итә.
Балык Бистәсе район үзәгендә “Гашыйклар” дип исемләнгән клуб оештырылды. Бу очрашуга өйләнмәгән егетләр һәм кияүдә булмаган хатын-кызлар катнаша. Искә төшереп үтик, клубта катнашучыларның тәүге очрашуы район мәдәният үзәгендә “ябык” формада үтте. Бүгенге көндә географияне киңәйтү нияте белән клубны оештыручылар тирә-яндагы авылларда кызыклы һәм “җылы” атмосферада парларны эзләүне дәвам итәләр. Киләсе “тукталыш” Яңы Арыш авылы мәдәният йортында оештырылды. Кичәдә барлыгы 5 егет һәм 5 кыз катнашты. Җырлы-биюле, мавыктыргыч формада үтте бу кичә.
Сөнечле хәбәребез белән бүлешми дә мөмкин түгел: “Гашыйклар” клубы әле күптән түгел генә оештырылса да, инде берничә пар үз ярларын тапты. Гашыйк парларны ГХАТ бүлегендә тормыш сукмакларын пар итеп, бәхетле тормыш юлына озату өчен көтеп калабыз.
Бер күрешә кеше тормышын гомерлеккә үзгәртергә сәләтле. Үз парларыгызны табып, бәхетле гаилә җылысында гомер итәргә насыйп булсын! Яшәү кадерле, сөю талы “икегә” бүленгәндә!