Нурлат районында яшәүче Анна Прохорова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин котлады, РФ Президенты Владимир Путиннан Котлау хаты һәм Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Әсгать Габдуллин тыл хезмәтчәненә җан тынычлыгы, имин көннәр һәм сәламәтлек теләде.
Анна Прохорова авыр тормыш юлы үтүенә дә карамастан, бүгенге көнгә кадәр күңел көрлеген һәм тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да хезмәт йөген тартып яшәгән. Бүген ул үткәнен хөрмәт белән искә алып, хәзерге көненә шөкер итеп гомер кичерә.